ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә “Энергетик” Мәдәният сараенда махсуслашкан “Вакансияләр һәм эш урыннары ярминкәсе” узды. Аны Зәй мәшгульлек үзәге оештырды, чарада шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альфира Исакова катнашты.

Бүген Зәйдә 32 ел элек Чернобыль атом-электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан зәйлеләрне искә алу чарасы үтте. Зәйдән әлеге фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә 100дән артык кеше катнашты. Бүгенге көндә шуларның 57се генә исән-имин.
“Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Космос” кинотеатрында булып, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган фильмнардан җыентык карадылар. Фильм бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.Яңартылган кинотеатрда булу баларга бик ошады.

Бүген Муса Җәлил исемендәге татар  дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны һәм бәйрәмгә җыелганнарны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады. Тантаналы чарада буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче туган телне, мәдәниятны һәм мирасны саклап калу - халыкның төп бурычы булуы хакында билгеләп үтелде.

Бөгелмә шәһәрендә каратэ буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар узды. Анда республиканың дистәдән артык шәһәре, Башкортстан, Удмуртиядән 300гә якын спортчы катнашты. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче яшүсмерләр яклады.
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, бүген аның тууына 132 ел тула. Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International