ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

22 август көнне “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче хезмәткәрләр өчен август конференциясе үтте. Конференция эшендә тәрбиячеләр, җитәкчеләр катнашты.

Һәр елны 22 август көнне Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан горурлык хисе уята.

Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 22 августка район буенча татлы тамыр 980 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу- кырларыннан барлыгы 31380 тонна татлы тамыр җыелган.

Зәй урман-болыннарга бай төбәк, шунлыктан бездә умарта асраучылар күп. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, әлеге продукт җитештерүчеләр өчен шимбә көнне “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда махсус “Бал ярминкәсе” оештырды.

1991 елның 22 августында Мәскәүнең ак йорт өстенә беренче тапкыр официаль рәвештә өч төстә башкарылган Россия флагы күтәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International