Зәйдә - “Бал ярминкәсе”

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Зәй урман-болыннарга бай төбәк, шунлыктан бездә умарта асраучылар күп. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, әлеге продукт җитештерүчеләр өчен шимбә көнне “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда махсус “Бал ярминкәсе” оештырды. Анда һәвәскәр умартачылар Павел Уразайкин, Венер Талипов, Илгиз Әхмәтҗанов, Радик Охотников, Василий Рафаэлов, Иван Черешов, Баженовлар бал һәм бал продуктлары белән сату иттеләр. Иң өлкән умартачы Икенче Бөгелдедән Павел Уразайкин булса, иң яше Гүлкин авылыннан Радик Охотников иде. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре исә бал продуктларыннан мавыктыргыч күргәзмә ясап, әлеге темага сәхнәләштерелгән тамашалар әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International