Бүген Россия Федерациясе дәүләт флагы көне

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

1991 елның 22 августында Мәскәүнең ак йорт өстенә беренче тапкыр официаль рәвештә өч төстә башкарылган Россия флагы күтәрелә. Хәзерге вакытта Россия Дәүләт флагы өч төстәге туры почмак рәвешендә зур тасмада күз алдына килә. Аның өске өлешендә –ак, уртада зәңгәр, аскы өлешендә – кызыл төс. Флагның киңлеге һәм озынлыгы 2:3 пропорциясендә бирелә. Беренче тапкыр Россия флагы зәңгәр-кызыл рәвешендә Алексей Михайлович патшалык иткән вакытта беренче хәрби корабльгә эленә. Ул 1668 елга туры килә. “Орел” (корабльнең исеме) озак вакытлар әлеге әләм белән йөри. Корабль Волга елгасына төшкәч Астраханьга юл тота шунда аны Степан Разин көрәштәшләре тотып алып яндыра. Флагның атасы Петр I була. 1705 елның 20 гыйнварында ул Указга кул куя. Указ нигезендә барлык сәүдә судноларында өч төстәге флаг күтәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International