Терроризмга каршы саклануны тәэмин итү айлыгы кысаларында, 20 сентябрьдә 5 нче урта мәктәп укучылары өчен 7 нче номерлы шәһәр китапханәсе, «Мирный» һәм «Бөгелдә» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре белән берлектә «Терроризмга каршы дөнья» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәнең уку залында килүчеләр өчен тема буенча күргәзмә оештырылды. Шәһәр мәдәният йорты директоры Мария Гарапшина җыелучыларга теракт янауы килеп чыккан очракта һәм тоткынлыкка алынган очракта,үз- үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде, шулай ук терроризм нәрсә ул, бу сүз каян килеп чыккан дигән темага балалар белән әңгәмәдә корды. Балалар исә аралашуда актив катнаштылар һәм алып баручының сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан алар документаль-тематик видеофильм карадылар, аннан соң китапханәче Эльвира Архипова үсеп килүче буынга " Терроризмга каршы бергә!» Терроризмга юк дип әйтик!" дигән белешмәлекләр һәм Зәй шәһәре буенча ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын тапшырды.