Бирегә Ринат Шәех улының төрле елларда бергә эшләгән туганнары, көрәштәшләре, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге, Зәй җәмәгатьчелеге җыелган иде.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов бу гаҗәеп кеше турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Ринат Шәех улының бөтен хезмәт биографиясе Зәй районы белән тыгыз бәйләнгән була. 1999-2008 елларда ул районны җитәкли, мәгариф, спорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Нәкъ менә аның вакытында Кармалка елгасында ял паркы булдырыла, соңыннан ул аның исемен ала.
Чара азагында музей хезмәткәрләре оештырган «исемеңне хәтерлибез» күргәзмәсе белән таныштылар, анда Ринат Фәрдиевнең тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләүче фотосурәтләр күрсәтелде.