Хөрмәтле зәйлеләр һәм район кунаклары! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм - барлык гражданнарның бердәмлеге символы. Мин ышанам, зәйлеләрне, бөтен ил халкы кебек үк, үз Ватаныбыз өчен җаваплылык хисләре берләштерә, һәм киләчәктә дә һәркем аның алга таба үсеше өчен мөмкин булганның барасын да эшләячәк.
Патриотлык, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклау, нәтиҗәле хезмәт, гаделлеккә омтылу һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер булу – халкыбызның төп сыйфатлары. Ә Россиянең уңышлары -миллионлаган гражданнарының казанышлары.
Бу көн уңаеннан барыгызга да оптимизм һәм куйган максатларга тугры калу, үз көчегезгә ышану, туган районыбыз, республикабыз һәм бөек Россия хакына барлык изге башлангычларда уңышлар телим.
Йортларыгызда татулык, күңел җылысы хөкем сөрсен, иртәгәсе көннең тотрыклылыгына тулы ышаныч булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм тыныч күк йөзе телим.