Зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын соңгы юлга озаттылар

2026 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар – контракт хезмәте рядовое Абдуллин Артур Линар улы һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гвардия сержанты Гуров Максим Алексеевич белән хушлашты. Матәм панихидасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булган солдатларның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Лилия Азат кызы, Линар Ернисович, Антонина Сергеевна, Михаил Алексеевич, кадерле балалар, Абдуллин Артур Линар улы һәм Гуров Максим Алексеевичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту сәбәпле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый. Югалту ачысын бер генә нәрсә йомшарта ала –безнең хәтер, геройларга хөрмәт һәм җиңүгә ышаныч. Урыннары оҗмахта булсын!", - диде Разиф Галиевич. Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов чыгыш ясады. Артур Линар улы белән Максим Алексеевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Бер минут тынлык белән солдатларны искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Артур Абдуллинны Мирный бистәсе зиратына, Максим Гуровны Киселевка авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан һәм истәлек!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International