"Татэнергосбыт" АҖ энергия саклау темасына багышланган "Кояшлы куян" XII Республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс балаларның энергия ресурсларына сак караш проблемасына кызыксынуын арттыру, шулай ук үсеп килүче буында энергияне сак тоту моделе тәрбияләү максатында үткәрелә. Гаризалар 2021 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләрне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4-17 яшьлек балалар һәм укучылар тәкъдим итә ала. Үз идеяңне өч конкурс номинациясендә – «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә тормышка ашырырга мөмкин. Катнашучының анкетасы белән тутырылган рәсемнәрен якындагы филиалларга, «Татэнергосбыт " АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, яисә 420059, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110В адресы буенча pressa@tatenergosbyt.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурс турында яңартылган нигезләмә белән «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында «Матбугат үзәге/конкурслар/”Кояшлы куян» бүлегендә танышырга һәм кызыксындырган сорауларны 8(843)567-71-99 телефоны буенча бирергә мөмкин.