10-12 майда Чистай холдинг компаниясе АҖ призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Аксубай районының ачык турниры узды. Анда Россиянең 3 төбәгеннән: Чувашия, Мордовия, Самарадан, шулай ук Татарстанның 14 районыннан 210 спортчы катнашты. "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Гафиатуллина Джулия 40 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренеры Салихова Р. Р.) , Дәүләтова Динә 52 кг авырлык категориясендә 1 урын (тренеры Салихова Р. Р.), Кузнецов Степан 52 кг авырлык категориясендә 2 урын (тренеры Салихова Р. Р.), Бакеев Данил +70 кг авырлык категориясендә 2 урын (тренеры Салихов Р. Р.), Кириллов Арсений 3 урын (тренеры Салихов Р. Р.), Саркасян Алекс 65 кг авырлык категориясендә 3 нче урын (тренеры Салихова Р.Р.).