Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Җиңү парады белән башланып китте. Бәйрәм йөрешенең беренче рәтләрендә байрак йөртүчеләр, барабанчылар барды, алар артыннан - Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мачтаков Леонид Яковлевич, махсус хәрби операция катнашучысы-Россия Герое Сергей Чебнев портретлары урнаштырылган баннерлы машиналар узды. Солдат костюмнары кигән мәктәп укучылары, Зәй политехника көллияте студентлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре, танк гаскәрләре, чик буе хезмәте, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава көчләре, коры җир гаскәрләре формаларында тигез сафта үттеләр, алардан соң, яшь армиячеләр колоннасы, янгын күзәтчелеге, ашыгыч ярдәм, почта колонналары, Россия, СВО, «Ватанны саклаучылар» фонды, «Зәй сезнең белән» масксети ветераннары, мотоциклчылар, сугышчан туганлык вәкилләре, шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының бәйрәмчә бизәлгән автомобильләре йөрешен дәвам итте.
Традиция буенча тантаналы митинг Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды. Җыелганнарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
"Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар өчен горурлык, бөеклек, совет халкының рухы һәм ихтыяр көче символы булды һәм булачак та. Кыска, ләкин эчтәлекле «Җиңү» сүзе артында миллионлаган совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда киеренке һәм авыр хезмәт тора. Ветеран-фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең илебезне җимерекләрдән күтәргән батырлыклары өчен күңелләребездә хөрмәт һәм рәхмәт хисләре беркайчан да бетмәс. Аларга түбәнчелек белән баш иябез һәм зур рәхмәтләр укыйбыз!",- диде Разиф Галиевич.
Зәй районыннан 11600 кеше мобилизацияләнгән. 7410 зәйле яу кырларында башларын салган, исән - сау әйләнеп кайткан 1 ветеран-Мачтаков Леонид Яковлевич Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылый. Кызганычка каршы, олы яшьтә булу сәбәпле, ул Җиңү парадында катнаша алмады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин Татарстан Республикасы Рәисенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.
Аннары котлау сүзе җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазыловка, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Динар Хәсәновка бирелде.
Иван Чурбанов район яшьләре исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул митингта катнашучыларны районда тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга лаеклы алмаш үсүенә ышандырды.
Сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәленә гирляндалар, чәчәкләр һәм чәчәк кәрзиннәре куелды.