Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
2026 елның 12 мае, сишәмбе
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча пособие эшкә урнаштырылган затка рәсмиләштерелгән очракта, баланың башка законлы вәкиле эшләмәүче граждан буларак федераль бюджет акчалары исәбеннән әлеге пособиене ала алмый. Пособие алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибе гади, әлеге хезмәт күрсәтү бердәм дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырылган һәм күпчелек очракта өстәмә документлар бирүне таләп итми. Тормыштагы төрле ситуацияләргә бәйле рәештә өстәмә документлар бирү зарурлыгы туган очракта, мөрәҗәгать итүчегә соратып алынырга тиешле документлар исемлеге күрсәтелгән тиешле хәбәрнамә җибәреләчәк. Эшләмәүче ата-аналарга пособие автомат рәвештә түгел, ә бары тик мохтаҗлыкны комплекслы бәяләгәннән соң гына билгеләнә. Белгечләр гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен тикшерә. Бала карау ялы чорында эштән азат ителгән ата-аналар, фактта бала тәрбияләүне гамәлгә ашыручы башка туганнары, опекуннар, оешма бетерелүгә бәйле рәвештә йөклелек һәм бала табу буенча ял вакытында эштән азат ителгән аналар, оешма бетерелүгә бәйле рәвештә йөклелек чорында эштән азат ителгән аналар, шулай ук бала карауны гамәлгә ашыручы һөнәри белем бирү оешмаларында, югары белем бирүче мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы әниләр яки әтиләр, опекуннар бу кагыйдәдән чыгарылма булып тора. "Безнең бурыч - кечкенә балалары булган һәр гаилә тиешле ярдәмне үз вакытында һәм артык катлауландырмыйча алырга тиеш. Шуңа күрә без пособиеләрне рәсмиләштерү тәртибен даими рәвештә аңлатабыз, документлар белән ярдәм итәбез һәм гаризаларны гражданнар өчен уңайлы форматта - "Дәүләт хезмәте" порталы аша, социаль фондның яисә һәм күпфункцияле үзәкләрнең региональ клиент хезмәтендә кабул итәбез”, - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз