Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Каримов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
2019 елның 12 октябре, шимбә
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим тармагы булды һәм шулай булып кала да. Бүген республикабыз һәм илебезнең тотрыклы үсеше, гражданнарның иртәгәге көнгә ышанычы күпчелек авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре тырышлыгына бәйле. Сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәләре җәмгыятебез тотрыклыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы гарантиясе булып тора. Бүген Зәй районы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре район буларак, республикада лаеклы урын алып тора. Бөртекле культуралардан мул уңыш үстерелде: барлыгы 152 мең тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 40,1 центнер тәшкил итә. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Районның фирмалы культурасы - шикәр чөгендере алу дәвам итә, аның үстерүгә чөгендерчеләребез зур тырышлык куйды. Быел шикәр чөгендереннән уңыш бер гектардан 500 центнердан артык тәшкил итә. Терлекчеләребез дә тырыш хезмәт куя. Районда авыл хуҗалыгы производствосы белән 62 фермер хуҗалыгы, 6 гаилә фермасы шөгыльләнә, райондагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 9 процентын алар җитештерә. Гаилә фермалары төзү буенча республика программасы актив төстә гамәлгә ашырыла. Безнең эшкәртү сәнәгате предприятиеләребез тотрыклы эшли, алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур. 2018 елда ачылган “Зәй” агросәнәгать паркы хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә яңа омтылыш бирде, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар биредә үзләре җитештергән продукцияне турыдан-туры арадашчыларсыз сата ала. Хөрмәтле район агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгыда уңышлар, ният-омтылышларыгызның чынга ашуын, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
Спорт көрәше буенча СССРның спорт мастеры Илсур Минһаҗев истәлегенә багышланган ТР беренчелеге узды
20-22 май көннәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында СССРның спорт мастеры Илсур Хәниф улы Минһаҗев истәлегенә багышланган спорт көрәше (грек-рим) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
22
май, 2026 ел
Зәйдә бизнес-бергәлек белән чираттагы очрашу узды
Бүген Зәй муниципаль районы җитәкчелегенең Эшмәкәрләр көненә багышланган бизнес-бергәлек белән чираттагы очрашуы узды.
Зәйдә «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип аталган бүләкләү тантанасы узды
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
2026 ел - Мәктәпкәчә белем бирү елына старт бирелде!
21 май көнне Зәй шәһәренең "Якты коңгыз" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең семинар - киңәшмәсе узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз