Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында ел йомгаклары буенча чираттагы җыеннар Баграж һәм Сармаш-Баш авыл җирлекләрендә узды. Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар белән халыкны муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов таныштырды. Үз чиратында, җирлек башлыклары халык алдында, узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм агымдагы елга перспектив юнәлешләр белән таныштырды. Чыгышларда гражданнарның үзара салым акчаларын куллануга, авыл халкының хезмәт активлыгын арттыруга аерым игътибар бирелде.Утырышта авыл халкының актив эшчәнлеге билгеләп үтелде һәм аларга авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район башлыгы Р. Г. Кәримов халык җыеннарына йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International