Зәйнең татар гимназиясендә татар теле укытучыларының методик берләшмәсе утырышы булды. Киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды, узган эшчәнлеккә анализ ясалды, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен, Туган тел көнен билгеләп үтү буенча махсус чаралар үткәрү планы төзелде.
Зәй районында үткән елда 570 бала туган, 729 кеше үлгән, 333 пар гаилә корган, аерылышучы гаиләләр саны - 218. Әлеге мәгълүматлар ЗАГС хезмәткәрләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, алдагысына планнар билгеләү буенча уздырылган коллегия утырышында хәбәр ителде.
Яшьләр белән эшләү идарәсе 31 январь көнне барлык студентларны “Энергетик” мәдәният йортына “Студентлар очрашуына” чакыра. Чара 17 сәгатьә башлана.
Сайлаулар тәртибен һәм хокук нигезләрен өйрәнү максатыннан үзәй китапханәдә “Бердәм Россия” җирле оешмасы белән бергә 4мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен хәбәрләшү сәгате узды. Укучылар өчен сайлауда граңданнарның җаваплылыгы һәм анда булган хокук нормалары бик тә кызыклы булды.
Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. “Зәй”, “Восток”, “Зәй шикәре” агрофирмаларына минераль ашлама туплау эше дәвам итә. Бүгенге көнгә субсидия хисабына әлеге агрофирмаларга барлыгы 500 тонна ашлама кайтарылган.
2016 елда Зәй шәһәрендә 13 күп фатирлы йортларны төзекләндерәчәкләр. Аның суммасы 59 млн. сум тәшкил итә. Бүгенгесе көнгә 5 йортта ремонт эшләре башланды инде. Иске Зәйдә Клубная урамының 13 йортында подъезд тәрәзләре, элетрощитлар һәм счетчиклар алышынды.
1 январьдан 1 июньгә кадәр шәхси хуҗалыклардалган көннән алып 3 ай 50 дән алып 100 кош асраган кешеләргә субсидия каралган: 1 баш каз яки күркәнең 1 башка 80 сум, 1 баш үрдәк яки бройлер чебиләренә 30 сум субсидия каралган.
20-24 январь көннәрендә “Яшьлек” боз сараенда Татарстан беренчелегенә 2003,2004, 2005 елда туган яшүсмерләр арасына хоккей ярышлары булып үтте.Анда Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Кам. Поляна, Актаныш шәһәр һәм районнардан яшь спортчылар катнашты.
Яшь талантлар “Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Финалга үткән катнашучылар 5-6 мартта Сарман районына региональ бәйгегә барачаклар. Фестивальдә 5яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган катнашучылар вокал-соло, вокаль –ансамбльләр, хореография һәм конферанс номинацияләрендә көч сынашачак.
25 январьда Мирный бистәсендә россия студентлары көненә багышланган “Милая Татьяна” дигән тематик чара үтте. Анда 5 мәктәпнең 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар студент тормышының ничек катлаулыды һәм кызыклы икәнен белделәр.