Бүген «Корстон-Казан” сәүдә- күңел ачу комплексында республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре очрашты

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика алдынгыларын кабул итте. Бәйрәм тантанасына муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре чакырылган иде. Бәйрәм кунаклары чара барышында «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Алар арасында зәйлеләрнең дә бай күргәзмәсе урнаштырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International