Район башлыгы хуҗалыкларда

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Район башлыгы Р. Г. Кәримов һәр сишәмбе көнне район белгечләре белән берлектә агрофирма бүлекчәләре, крестьян-фермер хуҗалыкларында атналылык башкарылган эшләрне карый. Бүген район башлыгы “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсенең Карман һәм Кәрәкәс авылларында булып, яшь мөгезле эре терлекләр үстерүнең яңа технологияләре белән кызыксынды, Кәрәкәс авылыннан А.Р.Мөхәммәтҗанов (кошчылык) һәм Урта Пәнәче авылыннан Җ.К.Зәйнәшевләрнең фермер хуҗалыкларындагы эш барышы белән танышты. Шулай ук, “Зәй” агрофирмасы “Ялкын” бүлекчәсе Әхмәт һәм Бура-Киртә авылының сөт- товарчылык фермаларын, “Восток” агрофирмасы “Игенче” бүлекчәсе, Куш-Елга авылы сөт-товарчылык комплексында булды, “Тукай” бүлекчәсе Дурт-Мунча комплексындагы эш барышы белән танышты. Объектларда йөрүнең төп максаты, югары эш сыйфаты булдыру һәм терлекчеләр өчен уңайлы эш шартларын тәэмин итүне  контрольдә тоту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International