ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә үзгәрешләр кертү”гә багышланган брифинг үткәрде. Бу хакта видеоконференциядә Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы башкарма комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Бу эш буенча дөрес мәгълүмат бирү тулысынча идарәче компанияләр һәм шәхси милекчеләрнең өстенә йөкләнә,-дип ассызыклады, Татарстан Республикасының төзелеш министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Бүген хакимияттә шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренең җыелышы булды. Очрашуда җитәкчеләр 2017 елның гыйнвар аенда эшләнгән эшләргә кыскача йомгак ясадылар һәм февраль аена эш планнарын барладылар. Килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында үзара фикер алыштылар. Киңәшмәгә йомгакны Е.В.Недошивина ясады.

6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
4-5 февральдә Чаллы шәһәрендә “Чаллы”балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тимер аякта шуу беренчелегенә ярышлар үтте. “Яшьлек” балалар спорт мәктәбе буенча, 1 нче яшүсмерләр разрядында 2 нче урынны Рәхимҗанова Әзәлия , 3 нче яшүсмерләр разрядында 1 урынны Хөснетдинова Дина (45 катнашучы арасында),яшь фигурачылар арасында 1 урынны Волкова Дарина (30 катнашучы арасында),2 нче урынны Исправникова Анастасия (30 катнашучы арасында)алды.
Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Захарова Валентина Афанасьевна, Колесникова Таисия Николаевна, Костылева Евдокия Ивановналар бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин катнашты.Юбилярлар исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.
Республиканың Яр Чаллыда шәһәрендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне уңаеннан кул көрәше буенча ярышлар узды. Анда Зәйнең "Застава” клубында шөгыльләнүчеләр дә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Раил Сәхабетдинов белән Максим Фикс чемпион калды. Данил Арифуллин, Марат Янгиров, Владимир Мельников-II, Андрей Пляшев III урын алды.

3
февраль, 2017 ел
җомга
Бүген Зәйгә Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты Ю.П.Синельщиков килде. Ул район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев белән берлектә, прокуратура һәм суд органнарында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Депутат политехник көллият студентлары янында булып, коррупция өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү турында әңгәмә корды. Студентлар үз чиратында депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
2 февральдә шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә 35 бистәдә яшәүчеләрнең халык җыены үтте. Җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Р.Г.Кәримов районыбызның 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары хакында җентекләп сөйләде. Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, полиция хезмәткәре Н.А.Меджидовлар чыгыш ясады.
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе үткән ел юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләр белән эшләүгә җитди игътибар бирә. Ел дәвамында штрафларын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 510 эш кузгатылган, шуларның 304енә административ арест салу турында карар чыгарылган. 101 кеше - мәҗбүри хезмәт, 92сенә суд карары буенча икеләтә штраф түләтү билгеләнгән. ЮХИДИ бүлеге искәртүенчә, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штраф үз вакытында башкарылмаса, ул икеләтә суммага әверелә, бу сумма 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел, ягъни 500 сум штрафыңның түләү срогы узса, аны 1500 итеп түләргә туры киләчәк. Вакытында түләнмәгән штраф өчен 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгать мәҗбүри хезмәт тә каралырга мөмкин.

2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Казанда узучы JuniorSkills стандартлары буенча “Яшь һөнәр осталары” республика чемпионатында Зәйнең балалар иҗат йортында шөгыльләнүче яшьләре «Аэрокосмическая инженерия» компетенциясе буенча бер команда булып чыгыш ясый. Аларның 4се Зәй политехник колледжында белем алучы студентлар: Динар Нугаманов, Анатолий Сәлахов, Геннадий Капитонов һәм Геннадий Ратников. Әлеге студентлар тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, электромонтер белгечлекләре алулары өстенә буш вакытларында аэрокосмик инженериясе белән мавыга.
Зәй политехник көллияте « Мәгариф оешмасының иң яхшы интернет-сайты-2016» конкурсында җиңүче дип табылды һәм Җиңүче дипломы һәм йолдызчыгына ия булды. Политехник көллият Татарстан Республикасыннан Бөтенрәсәй конкурсында катнашучы бердән-бер оешма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International