Зәй районы ГХАТ бүлегенең гыйнвар аена статистика магълүмәтләре

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе
Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 29 сабый теркәлде: 18 малай һәм 11 кыз. Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4200 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь. Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Виктория, Никита. Сирәк очрый торган исемнәр Тамерлан, Җәлил. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 21 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 21, иң өлкән кияүгә – 62, каләшкә – 59 яшь.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International