35 нче бистәдә яшәүчеләрнең халык җыены үтте

2017 елның 3 феврале, җомга
2 февральдә шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә 35 бистәдә яшәүчеләрнең халык җыены үтте. Җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Р.Г.Кәримов районыбызның 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары хакында җентекләп сөйләде. Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, полиция хезмәткәре Н.А.Меджидовлар чыгыш ясады. Очрашу барышында бистә халкының район башлыгы белән аралашу һәм барлык хезмәт күрсәтү органнары җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны турыдан- туры бирү мөмкинлеге булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International