ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга
Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда Җәлил истәлегенә узучы турнирда бертуган Сәлаховлар Зәй районы данын яклап көрәшәләр. Узган елгы милли көрәш буенча ярышларда җиңүче булган Радик Сәлахов, быелгы мәртәбәле бил алышка энесе Рөстәмне дә әзерләгән. Ул да бу спорт төре буенча призлы урыннар алган спортчы. Әтиләре Сирень Сәлахов - аларны кечкенәдән бил алышка өйрәткән чын остаз, бүгенге турнирның хөкемдары.
Бүген Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш турниры ачылды. Тантаналы чараны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Сәхнә түрендә - район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров, көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, ярышларның баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллиннар бар иде. Күмәк җыр, Җәлил иҗаты буенча күренешләр, хореографик композицияләр, якташыбыз Айдар Сөләймановларның чыгышы күпләрне сокландырды.

9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

8 нче февральдә «Шатлык» халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2016 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков катнашты.Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнле Киңәшмәдә, 2016 елда  районында эшсезлекнең күпкә кимүе ягъни, эшкә урнаштыруның югары процентка күтәрелүе хакында билгеләп үтелде.генең 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары хакында оешма директоры Е.В.Андреева сөйләде. Район социаль яклау бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары хакында бүлек башлыгы Э.Г.Хүҗина чыгыш ясады.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган татар-башкорт милли көрәше турниры быел да Зәйдә узачак.10-11 февральдә “Яшьлек” боз сарае республика һәм Россия төбәкләреннән көрәшчеләр кабул итәчәк. Шәһәребез ике көнгә спорт үзәгенә әйләнәчәк. Дәрәҗәле турнирның быел да бездә үтүе – район өчен зур мәртәбә. Ярышта катнашу өчен 400дән артык көрәш батыры килер дип көтелә. Билгеле булганча, узган елгы турнирдан көрәшчеләр, кунаклар, җанатарлар, тамашачылар бездән яхшы фикердә китеп, аны әле дә җылы итеп искә ала. Районның республикада “Авыл җирендә иң яхшы спорт чаралары әзерләү һәм уздыру” номинациясендә җиңү яулавы да очраклы түгел.

8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында Чыбыклы авылы җирлегендә чираттагы халык җыены үтте. Җыенда авыл җирлеге башлыгы, агрофирма җитәкчесе, прокуратура вәкиле һәм участок полицияләренең чыгышы тыңланды. Очрашу ахырында җирлектә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга турыдан- туры җавап ишеттеләр.Соңыннан халык җыеннары Якты Күл һәм Поручик авылы җирлекләрендә дәвам итте.

Шушы көннәрдә Балалар музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең кече коллегиясе үтте. Тантаналы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты. Анда район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашты. Мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршина, мәдәният идарәсенең 2016 елда эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, 2017 елда башкарылачак эшләрнең планы белән таныштырды.
Россия Федерациясендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәм көн,-дип санала. «2017 елда ял көннәрен күчерү» турында, 4 август, 2016, №756 Россия Хөкемәте карары нигезендә 2017 елның 1 нче гыйнварендагы ял көне,24 нче февраль, җомга көнгә күчерелә. Шул сәбәпле, 2017 нче елда 23,24,25 һәм 26 нчы февраль көннәре ял көннәре булып исәпләнә.22 нче февральдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кими .
07 февраль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Германн һәм Рудольф дигән исемнәр бирделәр.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә ведомствоара террорга каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы үтте. Халыкара террорчылык оешмалары членнарының террорга каршы тору эшчәнлеге һәм халык күпләп җыела торган урыннарда алдан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы полиция бүлеге башлыгы урынбасары Д.М.Рябов чыгыш ясады. Шулай ук, «Ромашкина» санатория-профилакториясе, «Никлипс» һәм «Татнефть-Актив»ҖЧҖ, «Орион» сәүдә йорты вәкилләре һәм башкаларның чыгышы тыңланды. Террорчылыкка караган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча федераль иминлек хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р.Гарифуллин сөйләде.
6 нчы февральдә физкультура сәламәтләндерү үзәгендә, Зәй муниципаль районы пенсионерлары арасында, Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча беренчелеккә 1 нче турнир этапы үтте. Чарада пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Л.З.Камалюкова, ветераннар союзы рәисе М.С.Хүҗин, пенсионерлар Союзы җирле бүлеге рәисе Мария Боровинскихлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International