Сәвәләй авылы җирлегендә истә калырлык очрашу үтүе турында «Яңа Зәй» газетасы битләрендә хәбәр ителгән иде. Район башлыгы Р.Г.Кәримов терлекчелек өлкәсендә озак еллар эшләп, олы тәҗрибә туплап лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын авылның үзгәртеп корылган товар-сөтчелек фермасына очрашуга чакырды. Элеккеге елларда Иске Маврин, Сәвәләй авылларында сыер савучы, бозау караучы һәм терлекче булып эшләгән ветераннарны авыл җирлеге башлыгы, «Зәй шикәре»агрофирмасының Сәвәләй бүлекчәсе җитәкчесе, ферма мөдире бик теләп каршы алдылар. Бүгенге көндә терлекчелек өлкәсендә булган үзгәрешләр һәм яңалыклар белән районның баш терлекчесе Шәфыйк Хәмидуллин таныштырды.