Зәй политехник көллияте студентлары беренче

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәттә, һөнәри белем бирү оешмалары студентларының IV спартакиадасы кысаларында, төбәк чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда катнашкан Зәй политехник көллияте командасы, уңышлы чыгыш ясап, беренче урынны алды. Алга таба Зәй студентлары 9 төбәктә үткәрелгән узышлар җиңүчеләре белән финал ярышларында көч сынашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International