ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
«Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Анда Зәй һәм Түбән Кама яшүсмерләре көч сынашты. Ярышта үз авырлыкларында Алинә Хөснуллина, Ләйсән Хуҗина, Кәрим Кәлимуллин, Раил Ходжаев, Богдан Ефремов, Камил Извеков, Тимур Салихов, Алмаз Дәүләтов, Миһман Магерамов, Руслан Хөснуллин җиңүче булды.

Бүген хакимиятенең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар", Мәдәни мирасы комплекслы проектын гамәлгә ашыруда, Болгар ислам академиясе һәм Казан мәрьям Ана иконасы Соборын үзгәртеп коруда катнашканнары өчен, муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов; район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов; җирле үзидарә органнарында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Н.П.Саватеева; «Бердәм Рәсәй» партиясе Зәй җирле бүлеге башкарма комитетының баш белгече Е. Г. Гайсина; "Зәй шикәре" ААҖ коллективы ( генераль директоры Ш. Б. Минһаҗев); "Зәй район үзәк хастаханәсе" коллективы (баш табиб Р.Р.Әмиров); "Мефро уилз Руссиа Зәй заводы" ҖЧҖ коллективы (генераль директоры И. Р. Давыдов); Зәй муниципаль районы башкарма комитеты Яшьләр эшләре буенча муниципаль казна учреждениесе коллективлары ( идарә башлыгы Е. Н.Павлова) Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


25
февраль, 2017 ел
шимбә
Зәйнең Яңа шәһәр бистәсе урманы янында мавыктыргыч автотурнир үтте. Чараны район башкарма комитеты башлыгы И.Ф.Хафизов ачты һәм анда катнашучыларга чын күңелдән җиңү теләде. Ярышта Зәй,Чистай,Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 24 ләп экипаж, 50 дән артык кеше катнашты,150 дән артык кеше аларга көч биреп торды.

24
февраль, 2017 ел
җомга
Шәһәребезнең иң матур ял итә торган урыннарының берсе булган Р.Ш.Фәрдиев исемендәге ял паркы күп санлы кызыктыргыч чаралар үткәрү урыны булып тора. 23нче февраль –Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта совет чорын чагылдырган, ватан азатлыгына багышланган музыкаль композицион күренешләр, шигъри юллар, күңелгә үтеп керерлек җырлар яңгырады. Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы исеменнән, башкарма комитет башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков сәламләде. Ватанны саклау- ир- атларның изге бурычы булуы хакында тагын беркат искә төшерде.

22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Тынычлыкка хезмәт итү һәм Ватанны саклау-җирдә иң бөек миссия. Ил тарихының кайсы гына чорын алсак та, Ватан сакчылары аның чикләрен үзләрен аямыйча саклаган. Ватан сакчысы-солдат булу белән бергә көч һәм намуслык, вөҗданлыкны гәүдәләндерүче дә, гаиләнең, илнең терәге дә. Шуңа да, әлеге бәйрәм һәр йортта билгеләп үтелә, чөнки ил язмышы барыбыз өчен дә бик мөһим. Бәйрәм уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез!
Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның республикада халыкны кабул итү буенча җитәкчесе Татьяна Воропаева Зәйдә гражданнарны кабул итте. Депутатка төрле сорау белән 8 кеше мөрәҗәгать итте. Т.В.Воропаева һәр кешене игътибар белән тыңлап, күпчелек сорауларга җавапны шунда ук бирде, кайберләрен контрольгә алды.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 6 сыйныф укычылары белән рус теленә багышланган тематик кичә уздырылды. Кичә барышында балалар кызыклы кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр. Рус теленең фонетика, лексика, фразеология, пунктуация булекләре буенча мавыктыргыч биремнәр үтәделәр. Кичә рус теле буенча электрон презентация белән үрелеп алып барылды.

21
февраль, 2017 ел
сишәмбе
21 нче февральдә Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков килде. Ул район хакимият бинасы алдында оешмалар, эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган күргәзмәне карады. Премьер-министр Зәй муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты. Район башлыгы Р.Г.Кәримов районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган доклады белән чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары О.В.Пелевин һәм район Советы депутатлары И.Р.Давыдов, И.Р.Вәлиев, В.Ф.Егоровларның чыгышы тыңланды. И.Ш.Халиков 2016 елда районда башкарылган уңай эшләрне билгеләп үтте, зәйлеләрнең алдагы елда да тырышып хезмәт куюларына ышаныч белдерде.
Зәй шәһәрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветерны Минеева Федора Васильевна Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чарада Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Кызыклы хезмәт юлы үткән юбиляр исеменә җылы сүзләр һәм матур җырлар яңгырады.
Республикада “Иделкәем” балалар театрлары фестивале старт алды. Зәй шәһәр мәдәният йортыннан Әминә Зарипова җитәкчелегендәге “Мальвина” марионеткалар театры Мөслимдә Хәбир Ибраһимовның “Килмешәк” спектаклен белән катнашып, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International