Терлекче ветераннар белән очрашу

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Сәвәләй авылы җирлегендә истә калырлык очрашу үтүе турында «Яңа Зәй» газетасы битләрендә хәбәр ителгән иде. Район башлыгы Р.Г.Кәримов терлекчелек өлкәсендә озак еллар эшләп, олы тәҗрибә туплап лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын авылның үзгәртеп корылган товар-сөтчелек фермасына очрашуга чакырды. Элеккеге елларда Иске Маврин, Сәвәләй авылларында сыер савучы, бозау караучы һәм терлекче булып эшләгән ветераннарны авыл җирлеге башлыгы, «Зәй шикәре»агрофирмасының Сәвәләй бүлекчәсе җитәкчесе, ферма мөдире бик теләп каршы алдылар. Бүгенге көндә терлекчелек өлкәсендә булган үзгәрешләр һәм яңалыклар белән районның баш терлекчесе Шәфыйк Хәмидуллин таныштырды. Элеккеге елларда фермаларда тулысынча кул хезмәте кулланылуга карамастан, терлекчеләр арасында социалистик хезмәт геройлары әз булмаган, алар үзләренең 80 яшьләрен тутырган Марфа Пляшева, Евдокия Агапова, Анастасия Рогожникова, Татьяна Петрова, Антонина Киляченкова, Татьяна Макаровалар. Ветераннар авыл хуҗалыгында булган үзгәрешләрне күреп бик сөенделәр, үзләренең яшьлекләрен һәм үткән хезмәт елларын тагын беркат искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International