13 март, сишәмбе көнне Энергетиклар урамы,6 нчы йортта урнашкан “Энергетик”лар мәдәният йортына, җирле халыкны, якын- тирәдә шәхси җирләре булган һәм җирләрне арендага алучыларны, активистлар һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләрен һәм шәхси эшмәкәрләрне «Мәктәп тавы” үзәгенең киләчәге турында сөйләшүгә чакырабыз. Очрашуда катнашучыларның фикерләре һәм тәкъдимнәр төзекләндерү проектын раслаганда искә алыначак. Проект белән алдан ( park.tatar) сайтында танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Җәмәгать пространстволары үсеш программасы.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында район ветераннар Советының чираттан тыш утырышы булды. Ветераннар Советының эш нәтиҗәләре белән аның рәисе М.С.Хүҗин таныштырды.Татарстан Республикасы Көньяк- Көнчыгыш ветераннар оешмалары кураторы В.И. Самойлов үз чыгышында, Зәй районы ветераннар Советының 2017 елдагы эш күрсәткечләрен югары бәяләде. М.С.Хүҗин эштән китү сәбәпле, конференция карары белән район ветераннар Советының яңа рәисе итеп Н.И.Шипков билгеләнде. Конференция барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов, М.С.Хүҗинга үз исеменнән һәм республика ветераннары Советы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. М.С.Хүҗин шулай ук, район социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина һәм шәһәр хәрби комиссарының Мактау хатларына лаек булды.