ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

28 нче мартта Мирный бистәсе паркында Кемерово шәһәренең “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә һәлак булучыларны искә алу акциясе үтте. Акциядә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Кемерово шәһәрендә һәлак булучылар истәлегенә һавага шарлар очырттылар.Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.

28 мартта илдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән матәм көне игълан ителде. Бүген шул вакыйга уңаеннан Зәйдә көндезге сәгать 10да “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда коточкыч янгында һәлак булучыларны искә алу чарасы уздырылды. Анда бу вакыйгага битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында фаҗигадә һәлак булучыларны искә алу, чәчәкләр салу өчен урын билгеләнде. Иртән иртүк бирегә балалар һәм өлкәннәр кайгы уртаклашырга килә башлады. Алар бирегә чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар. Плакатларда “Кемерово, Зәй синең белән бергә!”, “Онытмыйбыз, кайгырабыз” дигән сүзләр язылган. Теләгән кеше көн дәвамында бирегә килеп, кайгы уртаклаша ала. Кичке сәгать 6да биредә әлеге акция  тагында киң колач алды. Бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелде.

“Иң яхшы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җиңүчеләр арасында «Мирный” территориаль җирле иҗтимагый үзидарәсе ( Мария Гәрәпшина) 2 нче урынны алды, өченче урынга “Новый город”(Яңа шәһәр”) ” ( Тамара Васильевна) территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе лаек булды. Отып алынган акчалар балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм аларга өстәмә уен элементлары алуга тотылачак.
27 нче мартта хакимиятнең кече залында шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схема проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Көн тәртибенә куелган бу мәсьәлә буенча Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов чыгыш ясады.

27 мартта Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәре даими комиссиясенең бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисад үсеше һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2017 елда башкарылган эшләр турында  Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов сөйләде. Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше хакында финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова чыгыш ясады.


27
март, 2018 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә полимәдәни социум шартларында заманча алымнар» темасы буенча региональ семинар уздырылды. Регионыбызның Әлмәт, Алабуга, Сарман, Зәй шәһәрләреннән тәрбиячеләр чакырылган иде. Семинарда методик әдәбият, кулланмалар, уеннар, төрле дөнья халыклары киемнәреннән булган курчаклар күргәзмәсе оештырылды. Тәҗрибәле тәрбиячеләр дәресләр күрсәттеләр, тәрбияләнүчеләр төрле сәхнә киемнәреннән чыгыш ясадылар. Катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм алдагы эшкә бик күп белемнәр алдылар. Семинарда барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә 12-13 яшьлек яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир үтте. Ярышлар А.Улеев истәлегенә оештырылды. Турнирда 12 командадан 167 кеше катнашты. Көрәшчеләр арасында Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан республикасы көрәшчеләре бар иде. Үз авырлык үлчәмендә (62кг.) “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Виктор Корнилов, 10 көрәшчене җиңеп алтынга лаек булды.
“Ачык Татарстан” парталы республикада яшәүчеләр арасында үз шәһәреңдә төзекләндереләчәк объектны билгеләп, шуның өчен тавыш бирүне сорый. Исемлеккә 2019 елда төзекләндереләчәк парклар, урамнар, яр буйлары, мәйданчыклар кертелгән. Республикада яшәүче һәр гражданин иң уңышлы дип тапкан урынны күрсәтеп, шул объект буенча үзенең шәхси фикерен белдерегә мөмкин. Тавыш бирүдә катнашу бик җиңел, моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре парталында теркәлү мөһим. Мөрәҗәгать итү өчен нигезләмә: https://open.tatarstan.ru/polls/poll/318ca4ee-1151-11e8-bf7b-005056a75f84/?show_results=false Шәһәребез тормышында актив булыйк!
29 мартта сәгать 10.00-11.00 сәгатькә кадәр вакыт эчендә, Россия Федерациясе Росреестр җитәкчесе- Россия Федерациясенең икътисад үсеше буенча министр урынбасары Виктория Абрамченкога үзегезне кызыксындырган сораулар буенча 8 800-200-09-09 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Россиянең барлык төбәкләреннән шалтыратулар бушлай кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрне zavtrak@rg.ru электрон почтасына һәм шулай ук : 8 499 257 58 92 факс номерына да юлларга мөмкин.

26
март, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашында авыл җирлекләрендә үтүче халык җыеннары вакытында куелган бурычлар һәм бирелгән сорауларның үтәлеше буенча киңәшмә үтте. Анда предприятие, оешма,торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Киңәшмә барышында бер генә мөрәҗәгать һәм тәкъдимдә игътибарсыз калмады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов киңәшмәдә катнашучыларга башкарылачак эшләргә җаваплы карарга һәм барлык мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International