ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 нче мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская коллектив мөрәҗәгатьнең үтәлешен өйрәнү максатында, бистә халкы белән очрашты. Очрашудан соң, “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау мониторингын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Утырышта җитди контрольда булган документларның үтәлеше каралды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрнең Зәй районы буенча үтәлешенә уңай бәя бирде.

28 нче мартта “Энергетик” мәдәният сараенда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков катнашуында гаилә политикасына кагылышлы мәсьәләр буенча түгәрәк өстәл үтте. Анда Башкарма комитетның җаваплы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре һәм психологлар катнашты. Көн тәртибе буенча ЗАГС идарәсе башлыгы Г.И.Вәлишина чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл янында демография һәм гаилә политикасына кагылышлы сораулар буенча кызыклы фикер алышу булды. Очрашуга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков нәтиҗә ясады.
Районыбыз мәчет һәм чиркәүләрендә Кемерово шәһәрендә һәлак булганнарга дога кылалар. Искә алу чарасы барлык мөселман һәм православие дине тотучылар арасында башкарылды. Свято-Троицкий соборы рухание Андрей Стребков православие дине, Үзәк мәчет имам мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин мөселман дине тотучылар белән бергә Кемеро шәһәрендә һәлак булучыларны искә алып, алар өчен дога укыдылар, исән калганнарның тизрәк терелүләрен теләделәр. 30 мартта Үзәк мәчеттә җомга намазы һәлак булганнарны тагын бер кат искә алып башкарылачак.

28
март, 2018 ел
чәршәмбе

28 нче мартта Мирный бистәсе паркында Кемерово шәһәренең “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә һәлак булучыларны искә алу акциясе үтте. Акциядә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Кемерово шәһәрендә һәлак булучылар истәлегенә һавага шарлар очырттылар.Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.

28 мартта илдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән матәм көне игълан ителде. Бүген шул вакыйга уңаеннан Зәйдә көндезге сәгать 10да “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда коточкыч янгында һәлак булучыларны искә алу чарасы уздырылды. Анда бу вакыйгага битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында фаҗигадә һәлак булучыларны искә алу, чәчәкләр салу өчен урын билгеләнде. Иртән иртүк бирегә балалар һәм өлкәннәр кайгы уртаклашырга килә башлады. Алар бирегә чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар. Плакатларда “Кемерово, Зәй синең белән бергә!”, “Онытмыйбыз, кайгырабыз” дигән сүзләр язылган. Теләгән кеше көн дәвамында бирегә килеп, кайгы уртаклаша ала. Кичке сәгать 6да биредә әлеге акция  тагында киң колач алды. Бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелде.

“Иң яхшы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җиңүчеләр арасында «Мирный” территориаль җирле иҗтимагый үзидарәсе ( Мария Гәрәпшина) 2 нче урынны алды, өченче урынга “Новый город”(Яңа шәһәр”) ” ( Тамара Васильевна) территориаль иҗтимагый җирле үзидарәсе лаек булды. Отып алынган акчалар балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм аларга өстәмә уен элементлары алуга тотылачак.
27 нче мартта хакимиятнең кече залында шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схема проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Көн тәртибенә куелган бу мәсьәлә буенча Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов чыгыш ясады.

27 мартта Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәре даими комиссиясенең бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисад үсеше һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2017 елда башкарылган эшләр турында  Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов сөйләде. Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше хакында финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова чыгыш ясады.


27
март, 2018 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә полимәдәни социум шартларында заманча алымнар» темасы буенча региональ семинар уздырылды. Регионыбызның Әлмәт, Алабуга, Сарман, Зәй шәһәрләреннән тәрбиячеләр чакырылган иде. Семинарда методик әдәбият, кулланмалар, уеннар, төрле дөнья халыклары киемнәреннән булган курчаклар күргәзмәсе оештырылды. Тәҗрибәле тәрбиячеләр дәресләр күрсәттеләр, тәрбияләнүчеләр төрле сәхнә киемнәреннән чыгыш ясадылар. Катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм алдагы эшкә бик күп белемнәр алдылар. Семинарда барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә 12-13 яшьлек яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир үтте. Ярышлар А.Улеев истәлегенә оештырылды. Турнирда 12 командадан 167 кеше катнашты. Көрәшчеләр арасында Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан республикасы көрәшчеләре бар иде. Үз авырлык үлчәмендә (62кг.) “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Виктор Корнилов, 10 көрәшчене җиңеп алтынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International