ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов аппарат киңәшмәсе үткәрде. Район башлыгы киңәшмәне педагоглар һәм мәктәп укучыларына “Талантлы укытучы-талантлы укучы ”- дип аталган район башлыгы Грантларын тапшырудан башлады.
10-13 майда Салават шәһәрендә билбау көрәше буенча РФ Кубогына ярышлар узды. Анда Зәй көрәшчеләре дә катнашы. Үз авырлыгында Екатерина Бусова чемпион калды. Регина Салихова көмеш, Равил Зәйнәшев, Илдар Хәмитов, Рамил Гыйләҗетдинов бронза медальгә лаек булды.

13 нче майда Түбән Кама шәһәренең “Дуслык” спорт сәламәтләндерү комплексында тренер Виктор Германович Сазонов истәлегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Зәйдән ярышларда “Барс” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 800 метр аралыкка йөгерү буенча 2001 елда туган Шәрәфиева Алия һәм 2004 елда туган Акулова Карина 2 нче урынны алдылар. Тренерлары Дылевская И.В.

17 нче майда Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Г.Шәфигуллина җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрне һәм эшмәкәрләрне кабул итә. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номерлары: 8(85558) 3 -13 -37, 3 – 41 - 33
Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Казанда турнирның алты матчы узачак: «Kaзан-Aрена» стадионында Франция - Австралия, Испания - Иран, Польша - Колумбия һәм Германия - Көньяк Корея төркем этабы матчлары булачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы үтәчәк.
Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре каршында Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы башлыгы вазифаларын башкаручы Ринат Насыйбуллин, Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Фалих Зәйнуллин чыгыш ясады.
12 майда спорт-сәламәтләндерү үзәгендә якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә (2000 — 2001, 2002 елларда туган) яшүсмерләр һәм кызлар арасында Республика ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, аның урынбасары А.В. Чапков, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р. Мәвләвиев катнашты. Илнар Фанилевич спортчыларны сәламләп, аларга уңышлы стартлар теләде.
Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Зәй мәшгульлек үзәгенә төрле сораулар белән 495 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 242се – эш эзләүче, 205 кеше эшкә урнаштырылды. 1 майга үзәктә 189 граждан эшсез буларак исәптә тора (ел башында бу сан 250 иде). Ел башы белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе 0,26 процентка төште һәм ул 0,63 процент тәшкил итә.

12
май, 2018 ел
шимбә
Бүген ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Зәй районы басуларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.Чәчүлек мәйданнарын вертолеттан карап чыкканнан соң, министр "Зәй шикәре" агрофирмасы "Чыбыклы" бүлекчәсенең көзге бодай басуында инвестор Илшат Фәрдиев, "АгроКөч " холдингы җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Министрны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.

11
май, 2018 ел
җомга
Бүген хакимияттә Зәй районы Советы рәисе урынбасары В.Г. Акатьев, Зәй шәһәре Советы рәисе урынбасары Е.В. Недошивина катнашуында Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәр Советының бюджет-финанс, икътисади үсеш һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча эшләүче даими депутат комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә куелган сораулар буенча Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International