Зәйдә эшче һөнәрләренә ихтыяҗ бар. Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Зәй мәшгульлек үзәгенә төрле сораулар белән 495 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 242се – эш эзләүче, 205 кеше эшкә урнаштырылды. 1 майга үзәктә 189 граждан эшсез буларак исәптә тора (ел башында бу сан 250 иде). Ел башы белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе 0,26 процентка төште һәм ул 0,63 процент тәшкил итә. Эш бирүчеләр тарафыннан ел башыннан 284 вакансияле урын булуы турында хәбәр ителде. Вакансияләрнең күбесе эшче һөнәрләре буенча (54,2 процент). Бүгенге көндә Зәйдә менеджер, кадрлар буенча белгеч, икътисадчы, электр монтеры, электр слесаре, кече тәрбияче, сатучы-консультант, балта остасы һөнәрләренә ихтыяҗ бар. Эш бирүчеләр үзәккә биргән мәгълүматлар буенча (10 майга мәгълүматлар), май-июль айларында 50 кешене эштән кыскарту көтелә. Тулы булмаган эш көнендә хезмәт куючылар саны – 300. Аларның эш бирүчеләр инициативасы белән 287есе тулы булмаган эш көне яки тулы булмаган атна эшли. Эш бирүче гаебе белән 13 кеше эшсез тора.