ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Зәй хезмәтчәннәренең эшен югары бәяләде

2018 елның 12 мае, шимбә
Бүген ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Зәй районы басуларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.Чәчүлек мәйданнарын вертолеттан карап чыкканнан соң, министр "Зәй шикәре" агрофирмасы "Чыбыклы" бүлекчәсенең көзге бодай басуында инвестор Илшат Фәрдиев, "АгроКөч " холдингы җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Министрны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Марат Әхмәтовның Зәйгә килүе очраклы түгел, район быел да республикада кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште, кыр эшләре барышы буенча да лидерлар рәтендә. Бүгенге көндә районда чәчү эшләре 70 процентта башкарылды. Көзге бодай басулары торышы аеруча яхшы. Әлеге культура район буенча 12800 гектар мәйдан били. Көзен бу басуларга гектарына 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертелде. Бер атна элек яфрактан биологик препаратлар белән тукландырылды. "Чыбыклы" бүлекчәсе басуында бер орлыктан 11гә кадәр үсенте чыкканнары да бар. Бу басуның торышы министрның игътибарын аеруча җәлеп итте. Биредә белгечләр белән берлектә үсентеләрнең микроэлементларга ихтыяҗын ачыкладылар. Районның төп культурасы -шикәр чөгендере быел 9200 гектар мәйдан биләячәк. Аның яртысынан артыгы чәчелгән инде. Гомумән Зәй районы басуларында кыр эшләре тулы куәттә бара. Марат Әхмәтов зәйлеләр эшчәнлегеннән канәгать калуын белдерде. - Зәй берничә ел рәттән игенчелек тармагы буенча республикада алдынгылыкны тота. Бу сезнең зур бер команда булып эшләү нәтиҗәсе. Иннавацион эш алымнары кулланасыз, яңа технологияләрне һәрвакыт беренчеләрдән булып кертәсез, гомумән, җир эшкәртү культурасы буенча сез республикада үрнәк, өлге булып торасыз. Шунысы игътибарга лаек, Сарман, Мөслим һәм башка районнар сезгә тигезләшергә тырыша. Ә бу республика өчен бик файдалы, әгәр бөтен районнар да сезнең кебек эшләсә, республиканың авыл хуҗалыгындагы җитештерүчәнлеге бик күпкә артыр иде, -диде министр Марат Әхмәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International