Зәй районы гражданнар оборонасы буенча чараларны тормышка ашырырга әзер

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген безнең районда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр узды. Штаб иртәнге сәгать алтыда өйрәнүләрне башлап җибәрде. Алар белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге башлыгы, республиканың эвакуация комиссиясе сәркатибе Наил Гәрәев җитәкчелек итте. Наил Мәҗит улы һәм аның ярдәмчеләре шәһәр һәм авыл җирлекләренең җыелма һәм кабул итү эвакуация пунктларында эшләгән бер генә вак-төякне дә күздән җибәрмәделәр. “Һәр кечкенә детальгә, теге яки бу хәлгә вакытында игътибар бирү, кешеләр гомерен саклап калырга һәм гомүмән районның тулы иминлегенә турыдан-туры бәйле. Сезнең җитәкче команда, идарәчеләр, шулай ук бу эшкә җәлеп ителгән состав та, бурычларны зур төгәллек белән башкарды. Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлегенә уңай бәя бирәм”- диде киңәшмәдә Наил Гәрәев. Район башлыгы Разиф Кәримов, Наил Гәрәевка һәм аның ярдәмчеләренә өйрәнүләргә кадәр зур эш башкарганнары һәм эвакуация чаралары вакытында объектив позициядә булганнары өчен, ә район командасына, гражданнар оборонасы буенча бурычларны үтәүдә югары оешканлык һәм җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International