Зәйдә мәктәп укучылары легендар чаңгычылар белән очрашты

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне Зәй шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Совет чаңгысы, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, 8 тапкыр СССР чемпионы, Николай Зимятов белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев, Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Эмиль Галиев катнашты. Шәһәр кунаклары балаларга үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр. Очрашу барышында укучылар Олимпия чемпионнарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International