Зәйлеләр Россия көнен билгеләп үтте

2019 елның 12 июне, чәршәмбе
12 июнь көнне Россия көнендә Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге паркта бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар күп узды. Россия көне-илебезнең төп дәүләт бәйрәме. Бу үз илеңне хөрмәт итүчеләр, Ватанны яратучылар, аның чәчәк атуы, киләчәк буыннарның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына яшәргә һәм эшләргә әзер булучылар бәйрәме. Бәйрәм сәхнәсендә «Мин Россия гражданины» патриотик акциясе кысаларында унбиш яшь укучыга тантаналы рәвештә паспортлар - Россия Федерациясе гражданинының төп документлары тапшырылды. "Энергетик" мәдәният сараеның иң яхшы вокаль һәм хореография коллективлары чыгышы бәйрәм атмосферасын тагында җанландырды. Балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International