ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә гадәти булмаган дәрес – “мәдәният дәресе”. Бүген аны укытучылар түгел, ә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәрә.
“Шатлык“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне тормышка ашыру дәвам итә.
Шушы көннәрдә Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә татар гимназиясенең 6 “б” сыйныф укучылары кунакта булды.
1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык оборонасы айлыгы бара. Шул уңайдан 22 октябрь көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәләре тарафыннан иминлекне саклау ысуллары буенча өйрәнүләр узды.

23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән Зәй шәһәр суды судьясы Алинә Гомәр кызы Галиуллинаның ант итү тантанасында катнашты һәм судьяга һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләде.

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге профконсультанты Төги һәм Чыбыклы мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары белән һөнәр сайлауда ярдәм итү буенча әңгәмә үткәрде.
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында православие дине вәкилләре һәм районның мәхәллә активы белән очрашу узды.
19 октябрь көнне Базарлы Матак авылында 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры булып узды, анда 77 кг авырлык категориясендә Архипов Денис көмеш призер булды (тренеры Салихов Р. Ф.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International