Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән, Зәй шәһәр суды судьясы Алинә Гомәр кызы Галиуллинаның ант итү тантанасында катнашты һәм судьяга һөнәри эшчәнлектә уңышлар теләде. Ант кабул итү тантанасы ахырында судья Алинә Галиуллина котлаулар өчен рәхмәт белдерде һәм судья статусының бөтен мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлавын белдерде.