Зәйдә гадәти булмаган дәрес – “мәдәният дәресе” үтте

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә гадәти булмаган дәрес – “мәдәният дәресе”. Бүген аны укытучылар түгел, ә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәрә. Тыңлаучылар - уку йортының беренче сыйныф укучылары. Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге” дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты эшен дәвам итә. Аның максаты балаларны республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга этәрүдән гыйбарәт. Дәрестә малай-кызларга әлеге проект һәм анда катнашучыларны нәрсәләр көтүе турында сөйләделәр. Соңыннан беренчеләр кызыксынып “Кәҗә турында әкият” дип исемләнгән курчак театры карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International