Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре халык иминлеген саклау ысулларын өйрәнде

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык оборонасы айлыгы бара. Шул уңайдан 22 октябрь көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәләре тарафыннан иминлекне саклау ысуллары буенча өйрәнүләр узды. Җаваплы хезмәткәр – әйдәп баручы инспектор Лариса Гыйләҗева коллегаларына гражданлык оборонасының биш кисәткече барлыгы турында сөйләде. “Алар халыкны гадәттән тыш хәл һәм барлыкка килгән куркыныч турында кисәтү өчен кулланыла”, - диде ул. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәр кисәткеч үрнәгендә аларны ишеткән вакытта ниләр эшләргә кирәклеген өйрәнде. Моннан тыш, шәхси саклану чаралары, аларны куллану ысуллары белән таныштылар, противогаз кию буенча өйрәнүләр уздырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International