ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй шәһәренең үзәк урамнары буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы узды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген 2 нче мәктәп бинасына мемориаль такта – истәлекле билге куелды, ул безгә 2 нче мәктәп укучысы Сергей Владимирович Чебневның хәрби  батырлыгы турында искә төшерәчәк.

Кадерле сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!
"Хәтерләгәнегез өчен рәхмәт"-диде элеккеге тоткын Галина Попова "Бердәм Россия" партиясеннән килгән кунакларны каршы алып.
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында Җиңү көненә багышланган велоузыш узды. Безнең шәһәр халкы бу мөһим вакыйгага кушылып, яңадан бердәмлек күрсәтте.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозүзәк һәм агрофирмалар белгечләре белән чираттагы мәртәбә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышын карады.
6 майда Зәй шәһәренең “Энергия” стадионында халыкны патриотик тәрбияләүгә, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыруга юнәлтелгән “Җиңүгә 80 километр” спорт-патриотик акциясе тәмамланды.
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли.

6
май, 2025 ел
сишәмбе
"Миләшкәй" балалар бакчасында «Беренче чәчәкләрне саклагыз» акциясе узды.
Бүген «Салават күпере” балалар бакчасының педагог И.А. Кирилова җитәкчелегендәге мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Үз агачыңны утырт" экологик акциясендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International