ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга
17 май көнне Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланган «Газета – укучы: кире элемтә» дип аталган бәйрәм программасы узды.
15 майда Халыкара гаилә көнендә Лаеш шәһәрендә «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалы узды, анда зона этаплары һәм ярымфинал нәтиҗәләре буенча 18 иң яхшы ата-аналар комитеты катнашты.

Казан университеты профессоры, академик, танылган якташыбыз Миңнегулов Хатыйп Йосыф улына 12 майда 85 яшь тулды.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла.
“Экояз-2024”акциясе кысаларында 2 нче мәктәптә“Макулатура тапшыр-агачны коткар!” экологик акциягә старт алды.
«Әйләнә-тирә дөнья», «Технология» дәресләрендә укытучылар балаларны үсентеләрне үстерү һәм чәчәкләрне карау кагыйдәләре белән таныштыралар. Бу балаларның экологик культурасын үстерә.

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, «Элита» нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Ф.Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең киңәшчесе А.Г. Мөхәммәтгалиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агрокөч» АҖ белгечләре, Гостехнадзор инспекциясе башлыгы составындагы комиссия азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерде.

Бүген зәйлеләр 36 яшьлек махсус хәрби операциядә катнашкан Николай Николаевич Фролов белән хушлашты.


15
май, 2024 ел
чәршәмбе
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Бүген “Энергетик” мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримовның хәрби хезмәткәрләр белән кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International