Хөрмәтле район халкы!

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе
Зәй районы пенсия фонды клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында ) 2022 елда ана капиталын ничек тотарга мөмкин булуын хәбәр итә. Ана капиталы акчасын юнәлтергә мөмкин булган максатлар: «Балалары булган гаиләләргә дәуләт ярдәменең остәмә чаралары турында»гы ФЗның 7 статьясында күрсәтелгән. Түләүне балаларны укытуга, айлык түләүләр алуга (гаиләдә керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта), инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә яки ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга мөмкин. Сертификатны куллануның иң популяр ысулларының берсе-торак шартларын яхшырту: йорт төзү һәм сатып алу, фатир һәм ипотека түләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International