Чаллыда көрәш буенча ачык республика турниры булып узды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә ирекле көрәш буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык республика турниры булып узды. Түбән Кама, Менделеевск, Уфа, Ижевск, Бугуруслан, Алабуга шәһәрләреннән 150дән артык спортчы катнашты. Безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге урыннарны яуладылар: Хөснуллина Алинә-1 урын (47 кг.), Шамурзаев Риналь-2 урын  (39 кг.), Иванов Дима-3 урын( 42 кг.), Шакирова Эльза- 3 урын (47 кг.). Тренерлар Салихов Рамил Равил улы һәм Хуҗин Илнур Әнәс улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International