ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе
Экологик икеайлык буенча эш дәвам итә. "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияне җыештырырга чыктылар, анда чүп-чар җыйдылар.
“Экояз-2022” республика акциясе кысаларында Кадер урта гомуми белем мәктәбендә “Мул түтәлләребез” дип исемләнгән экологик акция старт алды.
Бүген Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбендә, экология айлыгы кысаларында, 2-3нче сыйныф укучылары арасында “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән конкурс үткәрелде. Балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.

19
апрель, 2022 ел
сишәмбе
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте.
Ел саен гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Сәламәтлек» спартакиадасы үткәрелә, ул район территориясендә урнашкан предприятие, оешма, учреждение командалары арасындагы ярышлар һәм авыл җирлекләре командалары арасындагы ярышларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре «Демография» милли проекты кысаларында чараларны тормышка ашыруга актив кушылдылар. Татарстан Республикасының Зәй шәһәрендә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештырыла.
Табигатьне саклау һәм экологик тәрбия булдыру максатыннан Сарсаз-Баграж мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары белән берлектә, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар.
«Теремкәй» балалар бакчасында «Кошларны ашатабыз» экологик проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында балалар кошлар өчен ашарга яраклы җимлек - экоҗимлек икәнлеген белделәр. Ул бары тик табигый материаллардан гына ясалган.

18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе
Пәнҗешәмбе, 2022 елның 21 апрелендә, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов Зәй шәһәрендә халыкны шәхсән кабул итәчәк.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафик Рифгать улы 2022 елның 1 кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга перспектив планнар, агымдагы вәзгыять һәм предприятиенең тотрыклы финанс-икътисади эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле ярдәм чаралары турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International