«Кошларны ашатабыз» экологик проекты

2022 елның 19 апреле, сишәмбе
«Теремкәй» балалар бакчасында «Кошларны ашатабыз» экологик проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында балалар кошлар өчен ашарга яраклы җимлек - экоҗимлек икәнлеген белделәр. Ул бары тик табигый материаллардан гына ясалган. Эшләнмәнең тышкы күренеше кечкенә печеньены хәтерләтә, агач ботакларына элү өчен аңа тасма беркетелгән. 18 апрельдә өлкән “Б” төркеме балалары кошлар өчен, әти-әниләре белән бергә, ашарга яраклы җимлекләр әзерләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International