Бүген Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә 2022-2023 елгы спорт сезонының якынча йомгаклары һәм 2023-2024 сезонына бурычлар буенча район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм Башкарма комитет җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашында киңәшмә узды.
2023 елның 9 мартында үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре, Зәй районы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.