Мәгариф оешмалары җитәкчеләре чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Түбән Биш урта мәктәбендә «Мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек» темасына семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар өчен «Барысы да балалар бакчасыннан башлана», «Шах Һәм мат» түгәрәген тәкъдир итү, агачтан каләм ясау буенча мастер-класс, туган якны өйрәнү музеен тәкъдир итү, 10 сыйныф укучысы Ибраһим Җәмилгә багышланган «Безнең горурлыгыбыз – Татарстан Республикасы һәм Россия чемпионы» - дип аталган мәйданчыклар әзерләнде. Мәктәп бинасының икенче катында Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышланган музей ачылды. Семинарда катнашучылар Р. Батулланың «Мизгел» әсәре буенча куелган театр спектаклен карадылар. Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов, танылган якташ, язучы, драматург, публицист һәм сатирик Рабит Батулла, язучы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире, «Ихлас» нәшрияты директоры Илназ Фазуллин чыгыш ясадылар. Район башлыгы үз чыгышында Түбән Биш мәктәбенең Татарстанда дөньяга Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреатын - язучы Мөдәрис Әгъләмов, драматург Рабит Батулла, артист Наил Дунаевны биргән бердәнбер мәктәп булуы әйтелде, шулай ук төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар: Олимпия чемпионы Федор Симашев, Казан шәһәрендә күп елларын ГИДУВ ректоры булып эшләүгә багышлаган академик Марс Михайловта билгеләп үтелде. 

Пленар өлештә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, Түбән Биш, Бохарай һәм 7 нче мәктәп директорларының чыгышлары тыңланды. Район җитәкчелеге тарафыннан гомуми белем бирү оешмалары директорлары алдына  9 һәм 11 нче сыйныф укучыларын аттестацияләүгә сыйфатлы итеп әзерләү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International