Бурыч-җыелма командаларны киләсе спорт сезонына сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү
2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә 2022-2023 елгы спорт сезонының якынча йомгаклары һәм 2023-2024 сезонына бурычлар буенча район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм Башкарма комитет җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашында киңәшмә узды. Мәктәп директоры Худяков Юрий Нилович 2023-2027 елларга чаңгы ярышларын үстерү программасын тәкъдим итте. Шулай ук мәктәп тренерларының чыгышлары да тыңланды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәктәпнең проблемалы мәсьәләләренә анализ ясалды. Коллектив алдына республика чаңгы мәктәпләре рейтингында югары позицияләргә ирешү максатында, республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен, район җыелма командаларын 2023-2024 спорт сезонына сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү бурычлары куелды.
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.