Зәйдә керәшен мәдәниятен саклау һәм торгызу буенча түгәрәк өстәл узды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

1 мартта Зәй муниципаль районына Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге белгечләре килде. Алар 2022 елның 8-13 августында уздырылган фольклор - этнографик экспедиция нәтиҗәләре буенча ясалган документаль фильм презентациясен һәм доклад тәкъдим иттеләр. Экспедиция барышында Зәй муниципаль районы территориясендә яшәүче керәшен халкының этнографиясе, фольклоры, декоратив-гамәли сәнгате буенча материаллар җыелды. Түгәрәк өстәл ачылышында катнашучыларны район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән, аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. ДБУ "Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк " директоры, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова экспедициядә катнашучыларга ярдәм итүләре өчен, район мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Авыл мәдәният йортларының дистәләгән директорлары керәшен мәдәниятен торгызуда, саклауда һәм алга этәрүдә актив катнашканнары өчен, дипломнар белән бүләкләнде. Экспедиция җитәкчесе, фольклор буенча белгеч, сәнгать белеме кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина докладлар белән чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл барышында «Мирас эзләүдә» фильмы күрсәтелде, анда безнең районның 11 авыл мәдәният йорты катнашты. Керәшен костюмнарын тегү, биюне дөрес башкару буенча тәкъдимнәр әйтелде. Чара ахырында "Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк" ДБУ белгечләре түгәрәк өстәлдә катнашучылар өчен, этник вокал, думбыра уйнау һәм халык биюләре буенча мастер-класслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International