Зәй районында язгы чәчү азагына якынлаша

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Районда язгы һәм көзге культураларны тырмалау тәмамланды. Хәзерге вакытка 36500 гектар мәйданда язгы культуралар чәчелде. Бу барлык мәйданның 78 процентын тәшкил итә. Арпа чәчү тәмамланды, береллык үлән һәм люпин чәчү тәмамланып килә. Язгы бодай чәчү дәвам итә, ул 5000 гектарда чәчелгән, солы – 300 га,борчак-400га, шикәр чөгендере – 7300 га. Шикәр чөгендере чәчү тәмамланып килә. Кукуруз-1200га, рапс-1400га. да чәчелгән. Чәчелгән культураларның чыгышы канәгатьләнерлек. Алда чәчүлекләрне чүп-үлән һәм зыян салучы кошкортлардан саклау, тырмалау, ашлама кертү кебек мөһим агрочаралар тора. Май уртасына язгы чәчүне тәмамлау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International