Виталий Агапов юбилей концертларын Зәйдән башлады

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Мин күркәм бәйрәмемне якташларым белән бергә каршы алуыма бик шат. Зәйдә, нинди милләттән булуына карамастан, халык тату-шат яши, бер-берсенә булган эчкерсезлекләре өчен аеруча яратам туган төбәгем халкын, - диде Виталий Агапов.
Һәрчак шат күңелле якташыбыз Сәвәләй авылында 1960 елның 1 июнендә туган. Бүгенге көндә дә ул туган авылы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул оештырган “Сәвәләй” керәшен халык ансамбле дә республикабызда озын гомерле иҗат коллективы булуы белән билгеле.
Юбилей концертына Виталий Агапов Алабуга сәнгать көллиятендә дә укытканлыктан күп кенә яшь җырчыларны да алып килгән иде. Алар арасыннан Зөлфия Тимерова районыбызның Шыкмай, Гүзәл Хәкимуллина Дүрт-Мунча авылы кызлары булулары белән дә тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. Көллиятнең “Камские зори” бию ансамбле чыгышлары аеруча матур булды.
Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Моңлы Чаллы” иҗат төркеме дә хәзер яшьләрдән генә торуы белән үзенчәлекле, бу артистның яшь талантларны үстерүгә игътибарлы булуы турында сөйли. Ә концертка ноктаны Виталий Агаповның өр-яңа җырларын башкарып татар эстрадасы йолдызы Резидә Шәрәфиева куйды.
Юбилей концерты 5 июньдә Сәвәләй авылында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International